Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Белемле булу — шәп!

8 сентябрьдә дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Дөбъяз авыл китапханәчесе “Галәм алфавит тәртибендә” дигән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларга грамоталыкның сыйфатын камилләштерү өчен билгеләнгән махсус китаплар турында сөйләде. Бу сүзлекләр: төпле, этимологик, орфографик һ.б. Укучылар сүзлекнең һәр төре белән эшләү нечкәлекләрен белделәр. Ә бәяләмәдә, яңа белемнәрне ныгыту өчен, викторина үткәрелде.