Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Логика кайда?

17 сентябрь көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысасында «Логика кайда» мавыктыргыч интерактив уены узды. Уен 3 раундтан торды, анда катнашучыларга тәкъдим ителгән «Уртакны тап», «Артыкны ал», «Китап ребуслары» биремнәрендә логик бәйләнешләр табарга кирәк иде. Барлык биремнәр презентация слайдларына чыгарылды. Рәсемнәрне карап, логик фикерләүне эшкә җигәргә һәм сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Дөрес җавап бирүчеләр баллар җыйдылар. Уенда катнашып, үзеңнең логик фикерләвеңне тикшерергә, белемнәреңне тирәнәйтергә мөмкин иде. Моннан тыш, уен шәхеснең интеллектуаль үсешенә ярдәм итте, ишетү һәм күрүен, коммуникатив сөйләмен һәм реакция тизлеген үстерде. Катнашучылар уеннан канәгать калдылар.