Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Логика кайда?

Усад урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Усад авыл китапханәсе мөдире «Пушкин картасы» программасы кысасында «Логика кайда» мавыктыргыч интерактив уены узды. Уен 4 раундтан торды, анда катнашучыларга тәкъдим ителгән «Уртакны тап», «Артыкны ал», «Кино ребуслары» биремнәрендә логик бәйләнешләр табарга кирәк иде. Барлык биремнәр презентация слайдларына чыгарылды. Рәсемнәрне карап, логик фикерләүне эшкә җигәргә һәм сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Уенда катнашып, үзеңнең логик фикерләвеңне тикшерергә, белемнәреңне тирәнәйтергә мөмкин иде. Моннан тыш, уен шәхеснең интеллектуаль үсешенә ярдәм итте, ишетү һәм күрүен, коммуникатив сөйләмен һәм реакция тизлеген үстерде.