«Язучы Гариф Ахуновка 100 яшь
Үзәк китапханәдә татар язучысы Гариф Ахуновның (1925-2000) тууына 100 ел тулуга багышланган туган якны өйрәнү почмагындагы китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханәче актив укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим итте. Гариф Ахунов ТР Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, меценат була. Ул Мөхәммәт Мәһдиев, Шәйхи Маннур, Атилла Расих, Шәриф Камал һәм башка күренекле язучыларның әсәрләрен татар теленнән рус теленә тәрҗемә иткән. Китап укучылар язучының китапларын бик яратып укыйлар.

