Яшьлек яме
2025 елның 18 сентяберендә прозаик, драматург һәм публицист Гариф Ахуновың тууына 100 ел була. Юбилейлы дата уңаеннан, Мүлмә авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханә укучыларына биш томда басылган романнар һәм әсәрләр, шулай ук «Акча күктән яумый» исемле повестьлар җыентыгы белән танышу мөмкинлеге бирелде. Көн дәвамында китапханә мөдире авторның «Чикләвек төше» һәм «Хуҗалар» кебек әсәрләренә күзәтү үткәрде. Шулай ук китап укучылар язучының биографиясен «Әдипләребез» китабыннан укый алдылар.
