Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тынычлык күгәрчене

19 сентябрьдә Чернышевка авыл модель китапханәсенә Тынычлык көненә багышланган «Тынычлык күгәрчене» дип исемләнгән чарага китап укучылар чакырылган иде. Укучылар бу датаның барлыкка килү тарихы, аның символы – ак күгәрчен турында белделәр, безнең илебез канлы сугышлар һәм бәрелешләр вакытында нинди  авыр сынаулар кичергәнлеге турында фикер алыштылар, алар өчен әзерләнгән  күргәзмәдәге китаплардан бу куркыныч еллар турында шигырьләр укыдылар.