Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби сентябрь

Сентябрь аенда Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә укучылар өчен «Әдәби сентябрь» викторина элементлары белән китап күргәзмәсе әзерләнде. Сентябрьдә А.Куприн, А. Лиханов, К. Рылеевның юбилей даталары билгеләп үтелә. Әлеге язучыларның иҗаты әдәби чараның төп темасы булды да инде.  Балалар юбиляр язучыларның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, аларның әсәрләре белән таныштылар, хикәя һәм шигырьләрдән өзекләр укыдылар. Яшь укучылар рус әдәбияты өлкәсендә үз күзаллауларын киңәйттеләр.