Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигатьне саклап, без тормышны саклыйбыз

Биектау авылы китапханәсе яшь укучылар өчен экологик сәгать үткәрде. Китапханәче хайваннар һәм үсемлекләрнең югалып бара торган төрләре һәм җир йөзендә кешеләр гаебе белән барлыкка килгән экологик  проблемалары белән таныштырды. Шулай ук чара барышында урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. Чара ахырында балалар табигый байлыкларны саклауга нинди өлеш кертүләре турында сөйләделәр.