“Тылсымлы саннар”
Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында Чернышевка авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Тылсымлы саннар” исемле чара үткәрелде. Чарада презентация һәм математика буенча файдалы киңәшләр турында видеоролик күрсәтелде. Шулай ук китапханә фонды китаплары буенча, укучылар төрле биремнәр чишүдә үзләрен сынап карадылар. Чарада кулланылган китаплар: Я. Перельман “Живая математика”, А. Андреева “Нескучная математика для детей от 10 лет”, Гарет Мур “Математические головоломки, игры для умников”.
