Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Өлкәннәр көне

Октябрьдә күп бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Шуларның берсе – Өлкәннәр ункөнлеге. Бәйрәмнәргә Мүлмә авылы китапханәсе дә кушылды. 1 октябрь көнне китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә өлкән буын китап укучылары арасында соңгы берничә елда популяр булган китаплар урын алды. Көн дәвамында китапханә мөдире  матур әдәбиятка күзәтү ясады, кычкырып укулар уздырылды.