Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

XV Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар конкурсы

Үзәк китапханәдә XV Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар конкурсы узды. Анда Муса Җәлил, Һади Такташ, Сибгат Хәким һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Кече төркемдә Алат мәктәбеннән Хәбибуллин Арслан, урта төркемдә Олы Битаман мәктәбеннән Ситдыйкова Диана, Коркачык урта мәктәбе укучысы Закирова Жасмина җиңүчеләр булдылар. Алар безнең районнан республика дәрәҗәсендә чыгыш ясаячак.