Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алтынга тиң вакыт.

Өлкәннәр көнен, 1 октябрьдә, без еш кына Игелек һәм Хөрмәт көне дип атыйбыз. Бу бәйрәм белән  Чернышевка китапханәсе безнең  җирлекнең гүзәл волонтерларын – пенсионер хатын-кызларны котлады. Бу тынгысыз тыл хезмәтчәннәре, алны-ялны белмичә, безнең сугышчыларга СВО зонасында ярдәм итеп, маскировка челтәрләрен үрәләр. Ә безнең китапханәнең иң актив укучыларының берсе Герасимова Галина Петровнага аерым бүләк – туган як турында китап  тапшырылды. Шулай ук, китапханәнең элеккеге хезмәткәре, 1973-2016 елларда Чернышевка авылы китапханәсендә эшләгән Любовь Александровна Исакованы өенә барып тәбрикләп, бүләк тапшырылды. Барыгызга да нык сәламәтлек телибез, кадерлеләребез, һәр яңа көн сезгә шатлык һәм күңел җылысы китерсен.