Рунет көне
30 сентябрь көнне Мүлмә авылы китапханәсе мөдире Бөтенроссия интернет көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрде. Яшь китап укучылар өчен төрле сайтлар буенча сәяхәт ярдәмендә Интернет дип аталган дөнья челтәре нинди куркынычлар яшергәне турында аңлаешлы һәм кызыклы формада мәгълүмат бирелде. Катнашучылар челтәрдән нинди файдалы мәгълүмат алырга мөмкин булуын, балалар өчен нинди сайтлар барлыгын белделәр.
