Куркынычсыз интернет
Биектау авылы китапханәсендә куркынычсыз интернет турында видеороликлар күрсәтелде. Китапханәче укучыларга интернетның мөмкинлекләре турында һәм аның мәгълүматлар базасы икәнлеге турында сөйләде. Шулай ук укучыларга интернетның укуда һәм аралашуда ничек ярдәм итүе, виртуаль дөньяның файдасы турында сөйләде. Чара азагында мошенниклар кулына ничек эләкмәскә, үзеңне вируслардан ничек сакларга һәм шәхси мәгълүматларыңны ничек якларга икәнлеге турында да мәгълүмат бирде.
