Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Масленица көне безгә килә”

 Бөтен Рәсәй Интернет Акциясе кысаларында, Дөбъяз авыл китапханәсе “Масленица көне безгә килә” мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларны милли мәдәни традицияләр белән таныштыру зур әһәмияткә ия.

Китапханәләрдә халык бәйрәмнәре нигезендә рус традицияләре белән танышу кечкенәдән кертелә. Гыйбрәтле сүзләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар балалар тарафыннан яхшы хәтердә саклана, кечкенә күренешләр алар нигезендә уйнала.

Масленица – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бераз шаян, ләкин шул ук вакытта шат, махсус уйлану, башваткыч таләп итми. Күңелле һәм кызыклы- Масленица бәйрәмен балалар яраталар.

Чара барышында китапханә кунакларына бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Китаплар күзәтү һәм мәгълүмат күргәзмәсе үткәрелде. Чараның бизәлеше булып –  салфеткалардан Масленица курчагын ясау буенча мастер-класс уткәрелде.