Нәфис сүз осталары конкурсы.
Чернышевка авыл китапханәсенең яшь укучылары Габдулла Тукай исемендәге XV мәктәп укучылары конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Балалар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, район этабында II һәм III дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз: Шәкүрова Самира (М.Н.Скрементов исемендәге урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфы), Денисов Илья (М.Н.Скрементов исемендәге урта мәктәпнең 5 нче сыйныфы) Шиһапова Әминә (М.Н.Скрементов исемендәге урта мәктәпнең 4 нче сыйныфы), Прокофьев Александр (Е.А. Боратынский исемендәге урта мәктәпнең 5 нче сыйныфы), Замалиев Адина (Е.А. Боратынский исемендәге урта мәктәпнең 2 нче сыйныфы)
