Укытучы – ул сәләт
Укытучы – ул һөнәр генә түгел, бу сәләт.
Укытучы – киләчәк буын үзенең үткәнен хәтерләр, бәяләр һәм киләчәген яхшыртыр дигән өмет ул.
Россиядә укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Халыкара укытучылар көне алдыннан Чернышевка авыл китапханәсе яшь укучылар белән берлектә видеокотлаулар әзерләде. Шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырылды, анда укытучы һөнәре турында сөйләүче әлеге бәйрәм тарихын яктыртучы китаплар тәкъдим ителде.
