Дүрт аяклыларга тугрылык һәм батырлык өчен!
Үзәк балалар китапханәсендә «Дүрт аяклыларга тугрылык һәм батырлык өчен» танып белү сәгатендә балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында кешеләр белән беррәттән дошманга каршы көрәштә гаять зур тугрылык һәм батырлык күрсәткән хайваннарның да катнашуы турында сөйләделәр. Китапханәчеләр дүрт аяклы сугыш геройлары хөрмәтенә куелган һәйкәлләр һәм аларның батырлыкларын истә тотуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Чара «Хайваннар геройлары » слайд – презентациясе белән үрелеп барды.
