Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алтын яшен данлыйбыз

Халыкара өлкәннәр көнендә Чыпчык авыл китапханәсе каршындагы «Сөнмәс Йолдызлар» клубы әгъзалары «Алтын яшебезне данлыйбыз»дип исемләнгән аралашу кичәсенә җыелдылар. Очрашу барышында котлаулар шигырьләрдә, җырларда яңгырады, шаярту күренешләре уйналды.Үзенчәлекле язучы-китапханә клубында катнашучы Вәлиева Гөлфия үзенең «Олыгайдык инде»шигырен укыды.Шигырьләре Хәбибуллина Фатыйма, Мөхәммәдиева Фирдәвес, Нигъмәтҗанова Илһамия башкаруында яңгырады.Хәйретдинова Гөлфия корамалы материалдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Өлкән буын кешеләре җырлар җырладылар, яшьлекләрен искә төшерделәр, тормышларыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Барысы да конкурс программаларында, музыкаль — җыр викторинасында актив катнаштылар, табышмакларны чиштеләр.
Чарага ” көз яше матур.». Бу кич эчендә “Тормыш көзе-искиткеч чор” дип бер генә тапкыр билгеләп үтелмәде.