Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Музыка китапта»

1975 елдан башлап һәр елның 1 октябрендә бөтен дөньяда Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Музыка гаять зур көчкә ия. Музыкага битараф булучылар бүгенге көндә аз. Күп кенә композиторлар музыка аша үзләренең рухи халәтләрен чагылдырырга тырыштылар. Халыкара музыка көненә Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан танылган музыкантлар,җырчылар композиторлары турында китаплар , шулай ук музыка һәм музыка кораллары турында мәгълүмат белән китаплар тәкъдим ителде.