Күңеле яшь булган кешеләр
Октябрь аенда илдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Өлкәннәр декадасы уңаеннан Юртыш авылы китапханәсе «Күңеле яшь булган кешеләр» дигән әңгәмә үткәрде. Әлеге чарага китапханәнең өлкән яшьтәге китап укучылары чакырылган иде. Бу әңгәмәдә китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Өлкәннәр һәм үткән заман турында матур шигырьләр укыды. Әлеге чарага Мәмдәл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган иде. Алар бу чараны үзләренең җырлары һәм биюләре белән бизәделәр. Шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Гөлсинә Шакирова да чакырылган иде. Ул өлкәннәрне котлады, аларга сәламәтлек теләде. Чәй эчкәндә өлкән яшьтәге китап укучылар үзләренең яшь чаклары, колхозда ничек эшләүләре, тормышларында нинди кыенлыклар булганлыгы турында сөйләделәр.
