Әдәбияттә һәм сәнгатьтә чәчәкләр
Әлдермеш авыл китапханәсендә яшьләр өчен Пушкин программасы буенча «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр»дигән танып-белү мастер-классы үткәрелде. Чарада борынгы заманнардан бирле кешеләр өчен илһамландыручы көч булып хезмәт иткән чәчәкләр турындагы әдәбият тәкъдим ителде. Табигатьнең шушы нәфис иҗатлары нәтиҗәсендә кешелек дөньясы тарафыннан бөек әдәбият һәм сәнгать әсәрләре тудырылды. Ә кайсылары?! Бу хакта катнашучыларга мастер-класс барышында чараны алып баручы сөйләде. Чәчәкләрне үз кулларың белән ясау – ул матур һөнәр. Катнашучыларның һәркайсы гофрирланган кәгазьдән үз чәчәген ясый алды.гвоздикалар бик матур килеп чыкты.
