Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр

Сая авыл китапханәсе Пушкин картасы программасы кысаларында «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр» дип исемләнгән  мастер-класс үткәрелде. Бу чарада укучылар чәчәкләр турында әдәбият белән таныштылар. Китапханәче ясалма чәчәкләр ясау һөнәренең ничек үсүен, чәчәк бәйләмнәре төзүнең чын сәнгать булуын, мастер – класста башкарылган чәчәкләрнең менә дигән бүләк кенә түгел, ә өй интерьерын да бизәргә мөмкин булуын да сөйләп үтте. Үз кулларыбыз белән гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр ясадык.