Өйрәнелмәгән дәресләр илендә
Биектау авылы китапханәсе Лия Гераскинаның иҗатын яратучылар өчен «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» исемле викторина үткәрде. Китапханәче укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады, ә чара азагында балалар аның иҗаты буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр. Әңгәмә барышында балалар ялкаулыкның һәм игътибарсызлыкның кешегә зур күңелсезлекләр китереп чыгаруы турында сөйләштеләр.
