Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Биектау районы.Кичә.Бүген.Иртәгә

Һәр кешенең күңелендә туган ягына, кече ватанына мәхәббәт яши. Биектау районы төзелүнең 90 еллыгына  Биектау авылы китапханәсе «Биектау районы.Кичә.Бүген.Иртәгә» дип аталган тарихи экскурсия үткәрде. Китапханәче балаларга авылның ничек барлыкка килүе, авыл тарихының төп вакыйгалары турында сөйләде. Укучылар авыл урамнары буйлап, танылган кешеләрнең исемнәрен, тарихи урыннарны искә төшерделәр. Шулай ук Биектау районы тарихын яктырткан китаплар белән якыннан таныштылар.