Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гофра кәгаздән чәчәкләр

Гофра кәгаздән чәчәкләр – теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Суыксу авыл китапханәсендә гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды. Чара барышында китапханәче чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьнең төрле төрләре турында сөйләде, гофрирланган кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте. Мастер-класс балаларга иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисләрен кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр ачык, экспрессив һәм хәтта хуш исле булып чыкты.​