Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мантыйк кайда?

Биектау авылы китапханәсе «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Мантыйк кайда?» исемле уен уздырды. Уен логик фикерләүне һәм үз фикереңне әйтә белүне үстерүгә юнәлдерелде. Чарада 5 нче мәктәпнең  югары  сыйныф укучылары катнашты. Уен 5 раундтан торды. Укучылар тәкъдим ителгән рәсемнең артыгын алып куйдылар һәм үз җавапларын логик яктан исбатладылар. Уен күңелле, кызыклы үтте.