Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Чәчәкләр әдәбиятта һәм сәнгатьтә

Пушкин картасы» программасы кысаларында 15 октябрьдә Чувашиле авылы китапханәсендә мастер класс үтте. Чарада борынгы заманнардан ук кешеләрне илһамландыручы чәчәкләр турында китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде. Чәчәкләргә багышлап, кешелек дөньясы гүзәл сәнгати һәм әдәби әсәрләр тудырды. Кешеләр чәчәк ясау белән борынгыдан ук шөгыльләнгәннәр.Үз кулың белән чәчәк ясау – матур һөнәр. Чарада катнашучылар һәрберсе үрнәк буенча кәгазьдән чәчәк ясады.