Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әти турында яратып

Әтиләр көне – РФ Президенты Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән мөһим гаилә бәйрәме. Бу бәйрәм уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсе яшь китап укучыларны рәсем сәгатенә чакырды. Чара башында китапханәче бәйрәмнең тарихы, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм кайдан башлануы, аны нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында сөйләде. Аннары балалар әтиләре турында сөйләделәр, әти-әниләренә әйткән ягымлы сүзләрен искә төшерерделәр. Чара барышында балалар рәсемнәр буядылар һәм аларны изге теләкләр белән әтиләренә бүләк итәргә булдылар.