Авыл чибәрләре
Халыкара авыл хатын-кызлары көне ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм авыл хатын-кызларының хезмәте никадәр кадерле икәнен, аларга никадәр бурычлы икәнен җәмгыятькә исенә төшерә. Авыл хатын-кызлары өй учагын саклаучылар гына түгел, ә үз гомерләрен якыннары, бөтен кешелек иминлеге турында кайгыртуга багышлаган кешеләр. Бөек хезмәт ияләре дә. Барлык авырлыкларны җиңеп, чын хатын-кыз, чибәр, игелекле, акыллы булып кала. Кече Битаман китап бирү пунктында бу датага тематик күңел ачу кичәсе үткәрелде. Кичә дәвамында хатын-кызларга котлаулар, шигырьләр, җырлар яңгырады. Ә бәйрәмне тагын да мавыктыргычрак итү өчен төрле уеннар, конкурслар, чәй эчү һәм төрле ризыклар әзерләү рецептлары белән алмашу оештырылды. Теләүчеләр «Сезнең өчен, туташлар һәм ханымнар» дип исемләнгән тематик күргәзмәдән өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.
