Бергәләп уку ничек күңелле
Дуслар белән бергә җыелу һәм бергәләп китаплар уку бик күңелле. Коркачык авыл китапханәсе балаларны матур, кызыклы китаплар белән танышырга, аларны бергәләп укырга дип китапханәгә чакырды. Китап уку мавыктыргыч, сихри китаплар дөньясы белән танышу, дустанә аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, яраткан өзекләрен кычкырып укыдылар, үзләренең яраткан китаплары һәм геройлары турында сөйләделәр.
