Көзге яфраклар коелу
Шуман авыл китапханәсе кулланучыларның кече төркеме балалары өчен танып-белү чарасы үткәрелде. Чара елның бу гаҗәеп вакытына әзерләнде. Китапханәче балаларга көзгә кунакка барырга тәкъдим итте, көзнең төрле булуы турында сөйләде. Берсе шат, мул уңыш бирә, якты, кояшлы, җылы, аны алтын дип атыйлар. Икенчесе-акрын гына яңгыр елавы, яфраклары коелу, томанлану, кыска көннәр белән бу чорны соң көз дип атыйлар. Балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләр белән таныштылар, уеннар уйнадылар, агачлар һәм хайваннар турындагы табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында көзге аппликацияләр ясадылар.
