Син иң яхшысы
Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә матур гаилә бәйрәме-әтиләр көне билгеләп үтелә. Биектау авылы китапханәсе әтиләр көненә «Син иң яхшысы!» исемле чара уздырды. Чара башында балалар әтиләр көненең барлыкка килү һәм бәйрәм итү тарихы белән таныштылар. Аннары төсле кәгазь, кайчы, клей ярдәмендә үз куллары белән открытка ясадылар. Чара күңелле узды, ә ясалган открыткалар әтиләрне сөендерде.
