Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бунин сәгате

Танылган рус шагыйре һәм язучысы, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Иван Алексеевич Бунинның тууына 155 ел тулу уңаеннан Чыпчык авыл китапханәчесе «Бунин сәгате»дигән әдәби сәгать үткәрде. Чарада и.Бунинның шигырьләре һәм аның нәфис һәм мемуар прозасыннан өзекләр яңгырады. Катнашучылар буниннар гаиләсе тормышыннан, аның балачагы, әдипнең әдәби дөньяга карашы ничек формалашуы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.