Илнең төп законы
5 Ноябрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне билгеләп үтелә. Татарстан-күпмилләтле Республика, аның территориясендә 100 дән артык милләт һәм халык яши. Әңгәмә барышында балалар Конституция кабул ителү тарихы, законнарның әһәмияте, Конституциянең Республиканың Төп законы булуы турында беләчәкләр, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән танышачаклар. Шулай ук китап күргәзмәсе дә әзерләнәчәк. Чара ахырында балалар, тәкъдим ителгән сорауларга җавап биреп, алган белемнәрен ныгытачаклар.

