Оста куллар
Биектау авылы китапханәсе «Чудеса в ладошках» клубы кысаларында 3 нче мәктәп яны лагеры укучылары белән «Көзге чәчәк бәйләме» мастер-классы үткәрде. Китапханәче елның матур фасылы – көз турында сөйләде. Балаларга төсле кәгазь, клей һәм кайчы ярдәмендә үз куллары белән чәчәк бәйләме ясарга тәкъдим ителде. «Көзге чәчәк бәйләме» мастер-классы балалар өчен искиткеч иҗади шөгыль генә түгел, ә көзнең матурлыгын тою һәм үз сәләтеңне күрсәтү өчен менә дигән сәбәп тә булды.
