Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигать безнең дустыбыз

Биектау авылы китапханәсендә «Табигать безнең дустыбыз» исеме  астында экология сәгате узды. Укучылар урман тормышы турында күп кенә кызыклы яңа фактлар белделәр, хайваннар турында яраткан әсәрләрен искә төшерделәр. Китапханәче хайваннарның гадәтләре һәм аларның үз нәселләрен ничек саклаулары турында сөйләде. Чара барышында балалар «Үсемлекне танып бел», «Нинди бөҗәк?» исемле конкурсларда катнаштылар, Кызыл китапка кертелгән хайваннарны һәм кошларны искә төшерделәр.