Юл хәрәкәте тарихы
Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче мәктәп яны лагереннан укучылар «Юл хәрәкәте тарихы»дигән танып белү сәгатенә килделәр. Чара барышында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең машиналар барлыкка килгәнче үк барлыкка килүе турында сөйләделәр. Чараның кунагы «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Биектау бүлекчәсе башлыгы Сафиуллина Алсу Рәшит кызы юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәм велосипедлардан файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.
