Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халыклар бердәмлеге көне

Халыклар бердәмлеге көне – кешеләрне иң мөһим тарихи вакыйгаларны искә алырга гына түгел, күп милләтле ил гражданнарын берләшүнең мөһимлеген искә төшерә торган бәйрәм. Кыенлыкларны һәм каршылыкларны тик бергәләп кенә җиңәргә була. Дөбъяз авыл китапханәчесе укучылар белән истәлекле көн, туган як, ил турында мәгълүмат белән әңгәмә уздырды. Әдәбиятка күзәтү уздырды. Балаларга төркемнәргә бүленергә һәм уртак тематик иҗади эш эшләргә тәкъдим ителде. Эшләр матур һәм эчтәлекле килеп чыктылар.