Китаплар патшалыгында
Үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә «Бердәмлек» мәчете каршындагы түгәрәккә йөрүче балалар килде. Чара барышында балаларны китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китаплар белән дөрес эш итү белән таныштырдылар. Балалар гаҗәпләнеп белделәр, һәр китапның үз «йорты» бар – китап киштәсендә ул сабыр гына укучысын көтә торган билгеле бер урын. Китапханәче аларга бердәм укучы билеты алып, зур укучылар гаиләсенең бер өлеше булырга кирәклеген сөйләп бирде. Китапханәдәге китаплар турында мавыктыргыч итеп сөйләгәннән соң, яшь кунаклар, матур иллюстрацияләр һәм мавыктыргыч тарихлар дөньясына сокланып чуму өчен, үзләренә ошаган журналларны һәм китапларны сайлап, киштәләргә ташландылар.
