Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бердәмлектә көч

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Биектау авылы китапханәсе «Бердәмлектә  көч» исемле иҗат сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, Болганчык чор, Минин һәм Пожарский турында сөйләде. Россияне басып кергән поляклардан азат итү өчен нәкъ менә алар халыкны берләштерә алган дип санала. Һәркем өчен үз Ватанының тарихын белергә тиеш. Чара барышында укучылар бәйрәм тарихы турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.