Табигать белгечләре
Коркачык авыл китапханәчесе балалар өчен «Табигать белгечләре» дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Ике командага бүленеп, балалар хайваннар, үсемлекләр, кошлар турындагы сорауларга җавап бирделәр, «Блиц-сорау», «Кайсысы артык», «Әкият – табышмаклар»кебек биремнәрне уңышлы үтәделәр. «Яшь белгеч» һәм «Йолдызчык» командалары уен барышында үзләренең белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Балалар шулай ук табигать турындагы китаплар белән таныштылар һәм хайваннар, кошлар, бөҗәкләр тормышы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.
