Хайваннар дөньясы
Чыршы авыл китапханәсендә Халыкара хайваннар көне уңаеннан китаплар күргәзмәсе оештырылде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә китапханәдә булган китаплардан төзелә. Әңгәмәнең максаты: балаларга табигатьне, хайваннарны яратырга, аларны сакларга, рәнҗетмәскә өйрәтү. Хайваннар турында мәкальләр әйтергә, табышм акларга җаваплар табу. Китапханәче балаларга кече туганнарыбызга карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге,әйләнә – тирә мохитне саклауның мөһимлеге – хайваннарның яшәү урыннары турында сөйләде. Балаларны «Хайваннар дөньясы», «Барысы да хайваннар турында», «Тере табигать», «Бөҗәкләр» һ.б. дип аталган энциклопедик басмалар урнаштырылды. Китапханәче балаларга хайваннар турында сораулар бирде, ә балалар ул сорауларга җавап буларак үз йортларында яшәүче хайваннары турында җентекләп сөйлщделәр.

