Суган күз яшьләре һәм күңелле көлү турында
Үзәк балалар китапханәсендә яшь укучылар «Суган күз яшьләре һәм күңелле көлү турында»дип исемләнгән мавыктыргыч әдәби сәяхәт ясадылар. Чара танылган итальян язучысы Джанни Родари иҗатына багышланган иде. Балалар аның әсәрләре буенча эшләнгән «Чипполино» мультфильмын кызыксынып карадылар. Очрашу азагында катнашучылар мастер-класста булдылар, анда үз куллары белән китап кыстыргычы ясадылар.
