Балачак мультфильмнары
Халыкара анимация көне яки Бөтендөнья мультфильмнар көне, Парижда Франциядә уйлап табылса да, бөтен дөньяда буйлап популярлык казанган. Шушы күңелле һәм бер үк вакытта җитди дата уңаеннан Мүлмә авылы китапханәсендә китапханә мөдире яшь китап укучылар өчен мәгълүмати сәгать үткәрде. Балалар бәйрәм тарихын гына белеп калмадылар, ә «Совет мультфильмнары дөньясына» сәяхәт кылдылар һәм 2D форматындагы мультфильмнар карадылар.
