Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әни-иң беренче сүз

26 Ноябрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсе

Яшь чикләве:  6+

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы бәйрәме-Әниләр Көне. Әниләр көне уңаеннан 26 ноябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә әдәби-музыкаль кичә узачак. Чара башында алып баручы тамашачыларны шушы матур бәйрәм белән котлап, бәйрәмнең тарихы белән таныштырачак. Чара кысаларында риваятьләр, мәкальләр, әниләр турында шигырьләр яңгыраячак. Бәйрәм өстәле артында кунаклар   гаилә тарихлары, истәлекләре белән уртаклашачаклар, әниләр турында җырлар җырланачак.