Сүзлекләр дөньясы
22 Ноябрь 2025 в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
22 ноябрьдә Бөтенроссия Сүзлекләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате узачак. Чарада китап укучылар рус язучысы Владимир Дальнең биографиясе белән танышачаклар, сүзлекләр турында, аларның энциклопедиядән нәрсә белән аерылуын, нинди сүзлекләр булуын беләчәкләр. Шулай ук кайбер фразеологизмнарның килеп чыгу тарихы белән танышып аларның мәгънәләре арасында тәңгәллек табачаклар. Ахырда төрле сүзлекләрне карап чыгып, чит ил сүзләрен рус сүзләренә алыштырачаклар.

