Мин аңа бәхет телим
1 мартта балалар язучысы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Ләлә Сабировага (Гыймадиева Ләлә Нәгыйм кызы) 76 яшь тула. Озак еллар Ләлә Нәгыйм кызы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта, баш мөхәррир урынбасары, аннары «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире булып эшли.
XX гасырның 60 нчы елларыннан Республика газеталары һәм журналлары битләрендә басыла башлый. Хикәяләре гади һәм образлы телдә язылуга карамастан, Ләлә Сабирова балалар психологиясен яхшы итеп ачып бирә.
Якташыбыз Ләлә Гыймадиева Биектау районының Мәмдәл авылында туып-үскән. Биектау авылы китапханәсендә балалар язучысы иҗаты белән таныштыру әңгәмәсе узды. Балаларга язучының тормыш юлы турында сөйләдек һәм аның китаплары белән таныштырдык.
