Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яхшылыгың белән уртаклаш

17 Ноябрь 2025 в 08:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсе

Яшь чикләве:  6+

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен аралашу сәгате үткәреләчәк. Чарада балалар толерантлык, толерант мөнәсәбәт, теләктәшлек, шәфкатьлелек,   яхшылык төшенчәләре белән танышачаклар. Әңгәмә барышында толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыклаячакбыз. Ахырдан  балалар кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар һәм конкурсларда катнашачаклар.