Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби геройның хокуклары

20 Ноябрь 2025 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Биектау авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

    Бөтендөнья бала хокуклары көненә Биектау авылы китапханәсе викторина үткәрәчәк. Китапханәче укучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ике төп халыкара документ: «Кеше хокуклары декларациясе» һәм «Бала хокуклары турында Конвенция» белән таныштырачак, аларда балаларны яклауга һәм иминлеккә кагылышлы социаль һәм хокукый принциплар игълан ителгән. Балалар документта язылган төп хокуклар белән танышачак, аларның хокуклары гына түгел, бурычлары да барлыгын беләчәк. Чара барышында балаларга викторинада катнашырга тәкъдим итәчәкләр, анда алар «Заячья избушка», «Золушка», «Гуси-лебеди» «Буратино маҗаралары» кебек танылган әсәрләрдә әдәби геройларның нинди хокуклары бозылуы турында җавап бирәчәкләр.